Qazan möselman kinosı festivale tamaşaçısız uzaçaq

Казанда һәм Татарстанда булып узган яисә булачак яңалыклар

1450841
Qazan möselman kinosı festivale tamaşaçısız uzaçaq

TÖRKİYÄ AŞA TATARSTAN XÄBÄRLÄRE 07.07.2020 PODKAST

Быел 16 нчы Казан халыкара мөселман киносы фестивале техник режимда узачак һәм ул тамашачы өчен ябык булачак. Бу хакта фестивальнең матбугат үзәге хәбәр итә.

Башта традицион форматта уздыру каралса да, кинофестивальне гамәлгә куючылар һәм оештыручылар короновирус инфекциясе таралу куркынычын булдырмау максатларыннан аны ябык форматта уздырырга булганнар.

Фестивальнең барлык эчке эшләре регламент буенча башкарыла. Жюри әгъзалары фильмнарны караганнан соң утырышлар дистанцион форматта узачак һәм җиңүчеләр сентябрь башында игълан ителәчәк. Исемлек кинофестивальнең рәсми сайтына урнаштырыла.

2020 елда Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында офлайн чаралар каралмаган, дип яза татар-информ.

Халыкара Казан мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында даими рәвештә 2005 елдан бирле уздырылып килә.

 

Быел журфак, ягъни, КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе бюджет урыннарына абитуриентлар кабул итми. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә КФУ профессоры Васил Гарифуллин хәбәр итте.

 «Журналист булырга җыенган кеше документларын кая бирергә тиеш соң дип күп шалтыраталар. Элеккеге журфак исән, студентларны әзерлибез, элеккеге традицияләрне дәвам итәбез. Бу — Идел буендагы беренче журналистика үзәге. Журналистларны максатчан әзерләү өчен бөтен мөмкинлекләр бар», — диде Милли һәм глобаль медиачаралар кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин.

Студентлар традицион журналистиканың ике юнәлешенә кабул ителә: Мульитмедиалы журналистика һәм милли журналистика, яңа милли медиа чаралары. Югары мәктәптә телевидение юнәлеше дә җәмәгатьчелек белән элемтәләр юнәлеше дә, медиакоммуникация юнәлеше дә бар.

«Бакалавриатка ел саен 60-70 кеше туплана. Тик бер үзенчәлеге бар — быел уку түләүле. Бюджет урыннары юк. Узган ел да дүрт кенә урын иде инде. Әмма быел әле бюджет урыннары булыр дигән өмет бар. Чөнки Россия хөкүмәте өстәмә бюджет урыннары бүлеп бирү турында карар кабул итте, без журналистика өчен дә урыннар сорадык. Бәлки булыр», — диде Васил Гарифуллин.

Ул магистратурада татар журналистларына бюджет урыннары булуын һәм читтән торып укучылар өчен дә 13 бюджет урыны барлыгын ассызыклады.

Журналистика факультетына укырга керү өчен документлар 3 августка кадәр кабул ителә. Абитуриентлар БДИ нәтиҗәләреннән тыш эчке иҗади имтихан да бирергә тиеш.

 

Бөтенрусия халык санын алуны уздыру вакыты 2021 елның апреленә күчерелде. Тиешле карар Русия Хөкүмәте тарафыннан имзаланды.

Документ нигезендә халык санын алу киләсе елның 1-30 апрелендә узачак. Транспорт элемтәсе кыен булган ерак һәм авыр үтеп керә торган территорияләрдә халык санын алу 2020 елның 1-нче октябреннән 2021 елның 30-нчы июненә кадәр узачак.

Алдагы исәпкә алуның беренчел нәтиҗәләрен 2021 елның октябрендә ясаячаклар, ахыргы нәтиҗәләрне 2022 елның 4 нче чирегендә ясарга тиешләр.

Моңа кадәр Бөтенрусия халык санын алуның төп этабы 2020 елның 1-нче октябреннән 31-нче октябренә кадәр узар, дип планлаштырылган иде. Илдә катлаулы эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә Росстат аны 2021 елга күчерү тәкъдиме белән чыкты. Алдагы халык санын исәпкә алу ил тарихында уникенче булачак һәм яңа - цифрлы форматта узачак.

 

 
 


Bäyläneşle xäbärlär