Qazanda açıq hawada tatarça spektakl’ / Казанда ачык һавада татарча спектакль

Tatarstan başqalası Qazanda Kärim Tinçurin isemendäge drama häm komediya teatrı açıq hawada spektakl’lär kürsätä başladı

1471253
Qazanda açıq hawada tatarça spektakl’ / Казанда ачык һавада татарча спектакль

Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры 5 нче августтан башлап ачык һавада спектакльләр күрсәтә башлады.

Узган атнаның чәршәмбесендә театрның ишегалдында корылган сәхнәдә крсәтелгән беренче тамашада, Туфан Миңнуллинның “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" комедиясе тәкъдим ителде.

Тамашачылар спектакльгә температуралары үлчәнеп, битлек, перчаткалары тикшерелеп кертелде.

Шахмат тәртибендә тезелгән урындыкларга тамашачылар бер берсеннән метр ярым ара калдырып утыртылды. Билетлар нибары 50 кешегә генә сатылды.

 

15 августка кадәр барачак мондый ачык һава чараларында барлыгы 7 спектакль тамашачыларга тәкъдим ителәчәк.

 

 

 
 


Bäyläneşle xäbärlär